«Сугыш мәхшәре күптән узса да»: хәрби-тарихи квест (12+)

26 апрельдән 28 апрельгә кадәр шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге  яшь армиячеләр отряды белән берлектә «Сугыш мәхшәре күптән узса да» дигән хәрби-тарихи квест уздырды. Уенда Чаллы шәһәре уку йортларыннан 8 команда катнашты. 

Балалар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үз белемнәрен күрсәтте һәм «сугыш юлы»ның барлык этапларын үтте. Һәр звеноның командиры чакыру һәм гади солдат погоннары алды. Барлык этапларны уңышлы үткәннәргә майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мөмкин булды. «Эрудитлар» – 82 нче кадет мәктәбе укучылары нәкъ менә шул исемне алды һәм уенның җиңүчеләре булды.

2 нче урынны 20 нче мәктәпнең «Бердәмлек», 32 нче мәктәпнең «Йолдызлар сугышы» һәм 44 нче мәктәпнең «С. А. Титов исемендәге команда»лары үзара бүлеште.

Чаллы сәнгать көллиятенең «Катюша» һәм «Т-34» командалары 3 нче урынны алды.

Катнашучыларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: